Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең махсус кабул итү бүлеге начальнигы полиция капитаны Назим Нәүрүзов «Ләйсән» балалар бакчасы коллективы белән очрашу үткәрде һәм коррупция күренешләрен профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алышты.
Шулай ук Нәзим Нәүрүзов Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегендә вакантлы эш урыннары турында мәгълүмат җиткерде һәм эчке эшләр органнарына хезмәт итүгә кандидатларга карата таләпләрне яңгыратты. Катнашучылар барлык сорауларга да тулы җаваплар алдылар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.