Бөгелмәдә яшәүче Үзбәкстан гражданнары вакытыннан алда үз Президентын сайладылар

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә яшәүче Үзбәкстан гражданнары Үзбәкстан Республикасы Президентын сайлауда вакытыннан алда катнаштылар. Мондый вакытыннан алда сайлаулар Татарстан Республикасы территориясендә 14 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр узды.

Алдан тавыш бирү пунктлары барлык муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында диярлек, шул исәптән Бөгелмәдә дә оештырылды.

Безнең шәһәрдә сайлау комиссиясе Ярослав Гашек урамы, 3нче йорт адресы буенча урнашкан Татар мәдәният үзәге бинасында урнашты. Сайлау участогы үз эшен 19 октябрьдә сәгать икедән башлады һәм кичке сигездә төгәлләде.

Үзбәкстан Республикасы Президентын сайлауның төп этабы бу якшәмбедә - 24 октябрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International