Бөгелмә зиратлары территориясендә өмәләр дәвам итәчәк

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Узган атнада Гончаров урамындагы православие зираты территориясен җыештыру өмәсе булып узды. Моннан тыш, Соколка тавындагы мөселман зиратыннан һәм Кызыл Армия урамындагы зираттан чүп-чар чыгарылды. Бу хакта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков хәбәр итте.

Җыештыру эшләре шәһәр предприятиеләре көче белән оештырылган иде: Бөгелмә электр челтәрләре, Бөгелмә-Сервис, Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе, Төньяк Нива Татарстан, Горгаз, Бөгелмә водоканалы, "Феликс" төзелеш компаниясе һәм 1 нче икмәк продуктлары комбинаты. 180 кубометрдан артык чүп чыгарылган.

"Әлегә һава торышы шәһәр зиратларын җыештыруны дәвам итәргә мөмкинлек бирә", - дип нәтиҗә ясады Михаил Конков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International