Бөгелмәдә Петр I үстергән имәннең "нәсел" агачларын утырттылар

2021 елның 15 октябре, җомга

Бөгелмәдә Петр I утырткан тарихи имәннең «нәсел агачларын» – ике имән үсентесе утырттылар. Шулай итеп, Бөгелмә «Бөек император Петрның Бөтенроссия имәнлеге» проектына кушылды.

"Бөек император Петрның Бөтенроссия имәнлеге" проекты инде берничә ел гамәлдә. Рус музее хезмәткәрләре ел саен җәйге бакчада имән чикләвекләрен җыялар, аларны үстерәләр һәм үсентеләрне Россия шәһәрләренә тапшыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International