11 сентябрьдән Татарстан Республикасында «Нохчо» Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең гастроль туры башланды.
«Гореф – гадәтләрне саклаучы Нохчо» концерт программасы милли фольклорның бөтен матурлыгын һәм гүзәллеген, композицион күптөрлелекне һәм яшьлек дәртен үз эченә алды. Анда иң яхшы номерлар: дәртле биюләр, якты хореографик постановкалар, лирик композицияләр һәм халык җырлары керде. «Къонаха» вокаль-хореографик куелышы, «Г1ург1езий безам» һәм «Листопад» лирик кызлар биюләре, «Нохчийн кеп», «Нохчийн кеп» һәм «Мехкан дай» биюләре, «Горянка», «Захало» һәм «Шира дийцар» җырлары тамашачыларны битараф калдырмаячак.
Программаның озынлыгы: 1 сәгать 30 минут.
21 сентябрь көнне 19:00 - Бөгелмә шәһәре, "Техника йорты".