Линар Закиров шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2021 елның 16 июле, җомга

Бөгелмә мэры Линар Закиров гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Кабул итүдә администрация бүлекләре һәм ведомстволары хезмәткәрләре катнашты. Шәһәрлеләр Гафиятуллин урамы буенча яңгыр канализациясенең саклагыч рәшәткәләрен алыштыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иттеләр. Шәһәр башлыгы әлеге участокта ремонт эшләренең 2021 елның җәйге чорында ук башкарылачагын төгәлләде. Скульптор белән бергә Бөгелмә мэры шәһәрнең Мактау билгесен урнаштыру һәм РСФСРның Атказанган артисты, Бөгелмәнең Мактаулы гражданины А.В. Баталовка скульптура булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, Бөгелмә мэрының гражданнарны шәхси кабул итүе алдан язылу буенча башкарыла. Көн саен 14.00-17.00 сәгатьләрдә 4-19-10 телефоны буенча шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International