Бөгелмәдә "Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясе старт алды

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Бөгелмәдә Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан, «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә старт бирелде. Аны Бөек Ватан сугышы турында тарихи хәтерне саклау, Җиңүне яулаучылар турында онытмау, горурлану, истә тоту максаты белән үткәрәләр.

Һәр көнне «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте активистлары шәһәрнең җәмәгать урыннарында шәһәр халкына җиңү символларын – «Георгий тасмаларын» тапшырачаклар.

"Тасмалар тарату гражданнар өчен уңайлы урыннарда оештырылачак, пандемия шартларында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәләчәк. Акциядә барлык теләүчеләр дә катнашачак", - дип сөйләделәр Бөгелмә районының Яшьләр эшләре секторында.

Волонтерларны шәһәрнең төп урамнарында 9 майга кадәр очратырга мөмкин булачак. Исегезгә төшерәбез, Георгий тасмасы - Җиңү көне символы, ул һәрвакыт бушлай таратыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International