Бөгелмәдә хәрби хезмәткә алынучылар көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 16 апреле, җомга

Яшьләр сараеның концерт залында Ватанны саклаучылар сафына - «Язгы чакырылыш-2021»гә багышланган тантаналы кичә узды. Анда армиягә баручылар, аларның әти-әниләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, шулай ук яшьләрнең дуслары катнашты.

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миннетдинов булачак хәрби хезмәткә чакырылучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар егетләргә батырлык, кыюлык һәм ышаныч теләделәр. Ә армиягә алынучылар хәрби бурычларын намус белән үтәргә һәм Ватанны лаеклы саклаучылар булырга вәгъдә иттеләр. Концерттагы барлык кунаклар өчен Яшьләр сараеның иҗат коллективлары чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International