Роспотребнадзор идарәсе Бөгелмә эшкуарлары өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра

2021 елның 16 апреле, җомга

Юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын арттыру максатларында, 21 апрельдә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор»ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары (Бөгелмә территориаль бүлеге) эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында, эшкуарларны бердәм "Ачык ишекләр" көнендә кабул итү 8(85594) 4-15-16, 4-16-07 телефоннарына алдан язылу буенча башкарылачак, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк. Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты - идарә компетенциясе кысаларында, эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.

Бөгелмә территориаль органы эшкуарларны (алдан язылу буенча) Бөгелмә шәһәре, Ворошилов урамы, 4 нче йорт адресы буенча көтеп кала.

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, консультациягә язылган эшмәкәрләргә бүлеккә кергәндә сулыш органнарын индивидуаль яклау чараларын (битлекләр, ресираторлар) кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International