ГХАТ бүлегендә яшь бөгелмәлеләргә паспортлар тапшырылды

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

12 апрель көнне Башкарма комитетның ГХАТ бүлегендә яшь бөгелмәлеләргә Россия Федерациясе гражданы паспортларын тапшыру тантанасы булып узды. Чара мәгариф идарәсе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге белән берлектә оештырылды һәм беренче кешенең космоска очу юбилеена багышланган иде. Укучыларның галәмгә багышланган эшләреннән күргәзмә оештырылды.

Яшь бөгелмәлеләргә паспортларны Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Борисовна Белова һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы урынбасары, полиция майоры Ергина Татьяна Николаевна тапшырды. Тантана сәбәпчеләрен Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең Бөгелмә җирле бүлекчәсе башкарма секретаре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Фатыйх улы Әхмәдиев котлады.

Барлык катнашучылар өчен дә РФ гражданины паспортын алу белән бергә,  Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан, видеоэлемтә аша Россия космонавты-сынаучы, 121нче Россия космонавты, Россия Федерациясе Герое, Бөгелмә муниципаль районының Мактаулы гражданины Сергей Николаевич Рыжиковның котлауларын ишетү зур сюрприз булды.

Тантаналы чара ахырында космос турында иң яхшы иҗади эш конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде, ә Укучылар сараеның «Безнең вакыт» вокаль ансамбле балалары барысын да дәртле җыр белән шатландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International