Бөгелмә районыннан күп балалы ананы медаль белән бүләкләделәр

2021 елның 6 марты, шимбә

«Ана даны - Материнская слава» медальләре белән Актаныш, Түбән Кама, Теләче, Ютазы, Чирмешән, Саба, Бөгелмә, Әлмәт, Минзәлә, Апас муниципаль районнарыннан һәм Казан шәһәреннән күп балалы аналар бүләкләнде.

Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә яшәүче Зөлфия Зиләева 7 бала тәрбияли. Аның өй хуҗалыгы зур, балалар бакчасында яраткан эше, ире, алты кызы һәм улы бар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшь буын татарстанлыларның туу һәм лаеклы тәрбияләү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә. «Безнең республика нык, тату һәм күп милләтле гаиләләр белән дан тота", - дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International