Бүген Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Бөгелмә шәһәре прокуратурасы хезмәт коллективы җыелышы булып узды, анда муниципаль район башлыгы Линар Закиров катнашты.
«Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Шәһәребездә законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга лаеклы өлеш керткән һәм тупланган тәҗрибәне яшь буынга тапшырган хезмәткәрләргә дә, ветераннарга да рәхмәтемне белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм иң изге теләкләр телим!",- диде Линар Закиров.