ТР Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Килькеева гражданнарны шәхсән кабул итте

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Эш визиты кысаларында, Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Рифкатовна Килькеева Бөгелмәдә гражданнарны шәхсән кабул итте.

Шәһәр халкын күчмә кабул итү башкарма комитет бинасында узды. Биредә яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, мөмкин булган кадәр ярдәм итүләрен сорый алдылар.

Очрашуда барлыгы 13 кеше катнашты. Шәһәр халкы тормышның төрле өлкәләренә кагылышлы шикаятьләр, сораулар белән мөрәҗәгать итте. Бөгелмәлеләрне борчыган барлык сорауларга аңлатмалар бирелде, шикаятьләр контрольгә алынды. Күчмә кабул итү тәмамлангач, шәһәрлеләрнең кабул итүгә язылган проблемалары, карау һәм алга таба хәл итү максатыннан, тиешле бүлекчәләргә һәм хезмәтләргә йөкләмәләр биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International