Бөгелмә шәһәренең Соколка тавындагы ландшафт паркы – “АРХИВOOD 2020” премиясе призеры

2020 елның 23 октябре, җомга

22 октябрьдә “АРХИВOOD 2020” премиясе призерларын бүләкләү тантанасы булды. Традиция буенча проектның генераль партнеры – «Россия Ракенне СПб» (HONKA) компаниясе. Экспертлар советы лонг-листка сайлап алынган 200дән артык эш арасыннан 54 проекттан шорт-лист формалаштырды.

"Шәһәр тирәлеге дизайны" номинациясендә халык тавыш бирүендә Бөгелмәдәге Соколка тавы ландшафт паркы җиңү яулады. Архитекторлар Надежда Снигирева, Дмитрий Смирнов, Ксения Гузнова, Наталья Тарсукова, Роман Ковенский, Валерия Ковенская, Михаил Синюхин, Анастасия Бердникова. Проект төркеме 8 + ПАРКлар.

Быел тантана беренче тапкыр гадәти булмаган zoom-конференция форматында узды. 9 номинациядә традицион бүләкләр белән беррәттән, тантана кысаларында Агач йортлар төзелеше Ассоциациясеннән Олег Панитков исемендәге махсус премияне дә тәкъдим иттеләр. Шулай ук фанера кулланып, иң кызыклы проектлар авторларына бүләкләрне UPM Plywood фанерасын җитештерүче тапшырды. Тантананың яңа форматы белән беррәттән, ике номинациядә «Шәһәр читендәге йорт» һәм «Иҗтимагый корылма») жюри призын бер генә проект түгел, ә икесенең дә алуы үзенчәлекле булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International