20 октябрьдә Татарстанда "Хатын-кыз игътибары" дигән кайнар линия эшләячәк

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе белән берлектә, 20 октябрьдә 10:00 сәгатьтән 15:00гә кадәр «Хатын-кызларның хезмәтне саклау: хокуклар һәм гарантияләр» темасына «Хатын-кыз игътибары» телефон линиясен оештыра: (Казан шәһәре, К.Маркс ур., 31/7 йорт).

8(800) 201-16-00 телефоны буенча шалтыратып консультация алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International