Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов Бөгелмәдә узган сайлауларда тавыш бирү барышы белән танышты. Аерым алганда, «Юность»спорткомплексында 1109 нчы сайлау участогында булды. Министр урынбасары шулай ук гриппка каршы прививка ясарга теләк белдерде.
Бүген Татарстанда бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе уза: ТР Президентын, җирле хакимият органнарына депутатлар сайлау, шулай ук ике сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар. 12.00 сәгатькә республикада сайлауларда 62,3% тавыш җыйган. Татарстанлылар гадәттәгечә югары активлык күрсәтәләр.