Бөгелмә һәм Бөгелмә районында сайлау участоклары көзге сайлауларга алдан әзерләнгән иде, алар сайлаучылар өчен куркынычсыз. Кирәкле санитар чараларны үтәгәндә Covid-19 коронавирусы йоктыру куркынычы юк.
Исегезгә төшерәбез, Бөгелмә муниципаль районының һәр сайлау участогында саклану чаралары (битлек һәм перчаткалар) һәм ручка бирелә. Температураны үлчиләр, кулларны эшкәртү өчен антисептиклар кулланалар. Барлык теләүчеләргә медиклар гриппка каршы сезонлы прививка ясарга тәкъдим итәләр.