ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры һәм Бөгелмә районы башлыгы яшьләр сәясәте учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашты

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Яшьләр сараенда ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров яшьләр сәясәте учреждениеләре хезмәткәрләре, шәһәр һәм районның иҗтимагый берләшмәләре лидерлары белән очрашты.

Очрашу кысаларында Яшьләр мохитенең актуаль мәсьәләләре, шулай ук дәүләт яшьләр сәясәте юнәлешендәге эшләр турында фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар үз идеяләре белән уртаклаштылар һәм министрга яшьләр хәрәкәте үсеше һәм аларның перспективалары турында сораулар бирделәр.

Чара барышында бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Ирина Порунованы “#МыВместе” Бөтенроссия үзара ярдәм акциясен оештыруга керткән өлеш өчен” истәлекле медале һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның грамотасы белән бүләкләделәр.

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Д. Фәттаховның Мактау грамотасын ТР яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлеше өчен «Миллениум» яшүсмерләр-яшьләр клубын оештыручы педагог Наталья Кулагинага тапшырдылар.

“#МыВместе” Бөтенроссия үзара ярдәм акциясен оештыруга керткән өлеше өчен волонтер Татьяна Кондакова министрның Рәхмәт хатына лаек булды.

“ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” мактау билгеләре дәүләт яшьләр сәясәте тармагы ветераннарына: “Яшьләр Сарае” МУ директоры (2001-2013 еллар), хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Закировага һәм “Яшьләр сарае” МБУ хореографы Елена Вәлиевага тапшырылды.

“#МыВместе” Бөтенроссия акциясен оештыруга керткән өлешләре өчен Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларына волонтерлар Полина Вагенлейтнер, Александр Емельянов, Денис Шмелев Александрович, Виталий Князькин лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International