Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Л.Р. Закировның «Белем көне» бөтенроссия бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

 

Кадерле укучылар! Хөрмәтле педагоглар һәм әти-әниләр!

Көзнең беренче көнендә мин шәһәребезнең барлык укучыларын – өлкәннәрне һәм балаларны Белем көне, яңа уку елы башлану белән котлыйм. Бу безнең уртак бәйрәмебез, чөнки без барыбыз да белем алып, тәҗрибә туплап, сәләтлелекне һәм талантларны үстереп, тормыш дәвамында яңалыкларга өйрәнәбез һәм камилләшәбез.

Бу көнне илебез мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында тантаналы линейкалар уза: беренче кыңгырау, чәчәкләр, елмаюлар, очрашу шатлыклары, фотокамералар – совет заманнарыннан башлап чагылыш тапкан якты, күңелле һәм символик бәйрәм атрибутлары!

Бүген Бөгелмә муниципаль районы мәгарифе тармагында 3652 кеше эшли, нәкъ менә алар балаларыбызны укыта, белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаша.

Быел 1 сентябрьдә Бөгелмә мәктәпләре парталары артына 12 меңгә якын укучы утырачак, шуларның 1319ы – беренче сыйныф укучылары. Бөгелмәнең киләчәге!

Бөгелмә мәгарифе Татарстанда берничә ел инде иң яхшылар рәтендә балкый. Безнең район елдан-ел бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча алда бара. Болар барысы да белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәк. Без социаль инфраструктураны үстерүгә, яңа белем бирү стандартларына, инновацион программалар кертүгә, имин белем бирү киңлеген булдыруга йөз тотабыз. Бу лаеклы буын тәрбияләргә мөмкинлек бирә!

Бу матур бәйрәмдә сезгә, кадерле укытучылар, зирәклегегез, түземлегегез һәм үз һөнәрегезгә булган мәхәббәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм!

Укучыларыбызга чын күңелдән уңышлар, белем алуга, җиңүләргә һәм казанышларга омтылыш телим! Яңа уку елы башлану һәм Белем көне белән!

 

 

 

Л.Р. Закиров,

 Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

 Бөгелмә шәһәре мэры

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International