Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бөгелмә районында булды

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Эш сәфәре барышында ул урып-җыю барышы, республика программаларын гамәлгә ашыру белән  белән танышты һәм яшь активистлар белән очрашты. 

Башта Татарстан Республикасы Президенты Солояз авылы янәшәсендәге басуда җирле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты. Махсус күргәзмәдә ул Бөгелмәнең сөт продукциясе, ипи-күмәч әйберләре һәм көнбагыш мае җитештерүче предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты. Кыр эшләре барышы турында Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров мәгълүмат бирде. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенгә 32,3 мең гектардан 10,8 мең га җыеп алынган - 34%. 33,5 мең тонна бөртекле тупланган. Уңыш уртача 31 ц/га. 

Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә авыл хуҗалыгы эшчәннәренә урып-җыюдагы тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде. Ул шулай ук барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә кирәклекне искәртте. 

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Бөгелмәдә «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты. Гафиятуллин, Тукай һәм Гоголь урамнарындагы алты йорт ишегалды ремонтын бәяләде. Шундагы кешеләр белән сөйләшеп торды.   

Аннары Рөстәм Миңнеханов Яшьләр сараенда «„Яшьләр вакыты“ яшьләр автобус туры» республика гамәлендә катнашучылар белән очрашты. Бу гамәл 7 районда узган инде.

Рөстәм Миңнехановка яшьләр проектлары турында сөйләделәр һәм барлык категория яшьләр өчен соципотека программасын киңәйткән өчен рәхмәт әйттеләр. «Үз торагың булу – яшь гаиләләр өчен төп проблемаларның берсе. Без яшьләребезгә ярдәм күрсәтү юнәлешендә актив эшләячәкбез», - диде Татарстан Президенты. 

Аннары республиканың төрле районнарыннан килгән яшь активистлар Рөстәм Миңнехановка үз проектларын тәкъдим иттеләр.

Татарстан Президенты бу проектларның актуальлеген билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов яшьләргә республика томышында актив катнашканнары өчен рәхмәт әйтте. «Күп проблемалар безгә мәгълүм инде, әмма яшьләрнең үзләреннән ишеткәч, бөтенләй башкача. Без юкка гына Яшьләр эшләре министрлыгын булдырмадык инде. Яшьләр – безнең киләчәгебез. Республика киләчәге сезгә бәйле», - диде ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International