Роспотребнадзор идарәсе: эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көннәре

2020 елның 7 августы, җомга

Юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру максатларында, 2020 елның 19 августында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында (Бөгелмә шәһәре, Ворошилов ур., 4) эшмәкәрләр өчен «ачык ишекләр» Бөтенроссия көне узачак.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында (Covid-19) “Ачык ишекләр” Бердәм көнендә эшмәкәрләрне кабул итү 2020 елның 10 августыннан 2020 елның 18 августына кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр) 8(85594) 4-15-16, 4-16-07 телефон номерлары буенча алдан язылу буенча гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International