Полиция һәм иҗтимагый совет Бөгелмә яшьләренең хыялларын тормышка ашырды

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

27 июньдә полиция хезмәткәрләре Иҗтимагый совет һәм волонтерлар белән берлектә, Кирилл һәм Константинны туган көннәре белән котладылар.

Костя бакчага йөри, иҗат белән мавыга, машиналар һәм LEGO ярата һәм полиция булырга тели. Туган көннәрендә малайларга чын бәйрәм бүләк иттеләр: бүләк сатып алдылар һәм котлаулар белән аларга килделәр. Малайлар бик бәхетле иде, чөнки алар янына көн саен мондый кунаклар килми, җитмәсә бүләкләр белән.

Малайлар патруль машинасына утырдылар, машина фонында мигалка белән фотога төштеләр, чын полиция хезмәткәрләренең кулларын кыстылар һәм алардан LEGO бүләген кабул итеп алдылар, ә акчалата бүләк Кирилны тернәкләндерүгә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International