Бөгелмә хәрби хезмәткәрләре Татарстан Президенты белән видеоэлемтә аша аралашты

2020 елның 24 июне, чәршәмбе

Җиңү Парады алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең төрле төбәкләрендә шефлыкка алынган частьларда хезмәт итүче солдатлар белән видеоэлемтә аша аралашты.

Бу шул исәптән Мәскәү шәһәре Преображенский полкы, ракета кораблары һәм катерлар бригадасы, Севастополь шәһәрендәге 31 нче һава һөҗүменә каршы оборона дивизиясе, Мәскәү өлкәсендәге элемтәчеләр, Удмуртия Республикасындагы инженер-сапер полкы. Бу бүлекчәләрдә Яр Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама һәм республиканың башка районнарыннан да яшьләр хезмәт итә.

Рөстәм Миңнеханов хәрби частьларның хәлләре белән кызыксынды, шулай ук татарстанлыларның ничек хезмәт итүләре турында сорады. "Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Сезнең туган республикабызга кайтуыгызны көтәбез!" - диде Татарстан Президенты, солдатларга һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларга мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International