«Сугыш иде…» Бөтенроссия конкурсы

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында “Я. Гашек музее” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе  хезмәткәрләре, “Минем Россия” иҗтимагый инновацион проектын гамәлгә ашыру кысаларында, “Сугыш иде...” дип аталган Бөтенроссия конкурсында катнаштылар.

Конкурс Бөек Ватан сугышы турында, аның фронтларында сугышкан һәм тылда үз-үзләрен аямыйча хезмәт иткәннәр турындагы истәлекләрне мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән иде. Бу бәйгегә музей хезмәткәрләре: музей-белем бирү эшчәнлеге буенча методист В. И. Дятлова  – “352нче укчы дивизия” һәм “Бөгелмәдә – эвакогоспиталь” мәкаләләре, экспозиция-күргәзмә эшчәнлеге буенча белгеч М. Г. Савельева  – “Бөгелмәнең фронт юлы” дигән темага җәяүле экскурсия тексты һәм “Газинур Гафиятуллин истәлегенә багышлана...” дигән презентацияле чара, лектор-экскурсовод Е. В. Курлянова “Без шигырьләр белән сугыш турында сөйлибез” дип исемләнгән видеопрезентация белән катнаштылар.

Барлык эшләр II дәрәҗә җиңүче дипломнары белән билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International