Бөгелмә тегү фабрикасы ТР Президенты Рәхмәтенә лаек булды

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Бүгенге көндә төп бурыч — бизнеска эш урыннарын саклап калырга ярдәм итү. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән очрашуда шул турыда белдерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Казанда Эшмәкәрләр йортында узды, катнашучыларның күбесе аңа видеоконференция элемтә форматында кушылды.

Рөстәм Миңнеханов бизнес өчен күп функцияле үзәкләр хезмәте эшчәнлеге, эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге эше һәм «Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә» дип аталган бизнес белән идарә итүнең кризиска каршы тору программасы нәтиҗәләре белән танышты.

Республика Президенты Татарстан бизнесы вәкилләрен Россия эшмәкәрләре көне белән котлады.

«Бизнесның күп кенә вәкилләре, барлык кирәкле санитар таләпләрне үтәп, үз эшчәнлеген башлап җибәрделәр инде. Әлбәттә, бизнесның барлык өлкәләренең дә эшкә тулысынча керешүе әлегә мөмкин түгел. Әмма без бу мәсьәләне даими контрольдә тотабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды. «Кешеләрне, эш урыннарын саклап калырга бизнеска ярдәм итү — безнең төп бурыч. Хәзер барлык дәүләт ярдәме шушы максатларга юнәлдерелгән», - дип искәртте ул.

Очрашу азагында кайбер эшкуарлар Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Татарстан Республикасының икътисадый потенциалы үсешенә керткән өлеше өчен Бөгелмә тегү фабрикасы директоры Салиха Гариповага да бүләк тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International