Бөгелмә мэры видеоэлемтә буенча гражданнарны кабул итте

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Коронавирус йогышы таралу куркынычы һәм гамәлдәге чикләүләр сәбәпле, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров гражданнарны видеоэлемтә буенча  кабул итте.

 – Хәзер махсус куркынычсызлык чаралары эшли. Барыннан да элек –халыкның сәламәтлеген саклау өчен. Муниципалитет хезмәткәрләре кырыс режимда эшли. Без халык белән аралашуны да туктатмыйбыз. Кешеләр безнең алга хәл итәргә тиешле бурычларны куя. Шуңа күрә шәхси кабул итүләр, әлегә – чикләүләр гамәлдә чакта, онлайн-форматка күчерелде, – диде Линар Закиров.

Яңа форматта кабул итүгә алдан өч кеше язылган иде. Аларның сораулары торак-коммуналь хезмәтләргә, төзекләндерү мәсьәләләренә һәм, гадәттәгечә, күпләрне борчый торган сорауга – төзелеш эшләренә кагылышлы булды.

Шәһәр һәм район башлыгы белән сөйләшү өчен хакимиятнең Bugulma.tatar.ru  рәсми сайтында алдан интернет кабул итү бүлеге яки  8(85594) 4-19-10 телефоны аша язылып куярга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International