ТР Икътисад министрлыгының баланс комиссиясе Бөгелмә муниципаль районында булды. Визит барышында проблемалы нокталарны ачыклау максатыннан, шәһәрнең берничә предприятиесендә булдылар һәм киңәшмәдә катнаштылар.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин; Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь; Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм башкалар катнашты.