"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Бөгелмә волейбол тренерына Дәүләт бүләге тапшырылды

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Бөгелмә шәһәре мэриясендә узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре Рифмир Морзагали улы Сәфәровка «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» дигән дәүләт бүләген тапшырды.

Рифмир Сәфәров - «Факел» спорт мәктәбенең волейбол бүлеге тренеры. 2019 елның августында үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Рифмир Морзагали улы 60 елдан артык хезмәт эшчәнлегенең 24 елын Бөгелмә муниципаль районы яшьләрен тәрбияләүгә багышлый. Берничә буын республика һәм бөтенроссия ярышларында җиңүчеләрне тәрбияләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International