Шимбә көнне узган ярминкәдән авыл халкы 1 миллион 220 мең сум акча эшләгән

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, алар үз эшләрен 21 сентябрьдә башлады.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре бик теләп йөри.

Шимбә көнне шәһәр халкы ярминкәдә ит, балык, сөт продукциясе, яшелчә, гөмбә һәм базар бәяләреннән түбәнрәк булган башка фермер продукциясен сатып алды. Ярминкәнең гомуми кереме 1 миллион 220 мең сум тәшкил иткән.

Киләсе ярминкә 9 ноябрьгә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International