«Юность» спорт комплексында һәм «Татнефть» ГАҖнең БМЗ стадионында Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган пенсионерларның "Өченче яшь" XI Спартакиадасы булып узды. Ярышлар 100дән артык катнашучы җыйды.
Ярышлар программасына җиңел атлетика, өстәл теннисы, дартс, ату һәм йөзү кертелде. Шулай ук спартакиадада катнашучылар ГТО нормативларын да тапшырдылар.