ТР Дәүләт Советының VI чакырылыш депутатларын сайлауда Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре тавыш бирде.
Иртәнге 7дә 1127нче сайлау участогында (5нче мәктәп) Бөек Ватан сугышы ветераны Виталий Милинчук тавыш бирде. Бөгелмәдә яшәүче 101 яшьлек Советлар Союзы Героеның тол хатыны Гыйльмури Гафиятуллинның өендә тавыш бирде. Шулай ук өйдә Бөек Ватан сугышы ветераны, Бөгелмә муниципаль районының Мактаулы гражданины Тамара Тюрина да үз тавышын бирде.