Очрашуда катнашучылар терроризмга каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча нинди өстәмә чаралар күреләчәге турында хәбәр иттеләр. Шул исәптән полиция бүлеген хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчерү, шәхси сак оешмалары хезмәткәрләрен җәмәгать тәртибен саклауга җәлеп итү.
Шулай ук терроризмга каршы эшчәнлекне оештыруга җәлеп ителгән хезмәтләр һәм ведомстволарның үзара хезмәттәшлеге һәм шикле предметларны ачыклаганда халыкка уяулыкны арттыру кирәклеге һәм гамәлләр тәртибе турында халыкка мәгълүмат бирү темасы да кузгатылды.