Бөгелмәдә “Коляскалар парады” узды

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Гаилә конкурсы һәм коляскалар парады Бөгелмәдә икенче ел рәттән үткәрелә. Традиция буенча анда кечкенә балалары булган әти-әниләр генә түгел, әби-бабайлар да, шулай ук гаиләнең башка әгъзалары да катнаша. Чараны оештыручылар – “Бөгелмә әниләре” шәһәр иҗтимагый оешмасы.
Парадка килгән һәр гаилә бу көнгә махсус дүрт тәгәрмәчле транспортын бизәргә тырышты. Өлкәннәр үзләренең фантазияләрен күрсәтү һәм балалар өчен хәрәкәт итү чарасына “тюнинг” ясауга, ял көнен күңелле һәм файдалы итеп үткәрү мөмкинлегенә шатландылар.
Тамашачылар парадта коляска-танк, пират корабле, туй торты һәм мәчет кебек итеп ясалган коляскаларны күрә алдылар. Коляскаларның номерлары һәм презентациясе беркемне дә битараф калдырмады.
Эксперт хөкемдарлар иҗади якын килүне һәм коляскаларны рәсмиләштерүнең оригинальлеген бәяләде.
Барлык номинантларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Төп призны Бөгелмә районы башлыгы Линар Закировтан 1 урын яулаган гаилә алды.
“Бездә иң матур балалар. Бүген дә коляскалар парады вакытында без әти-әниләрнең парадта катнашуга зур энтузиазм белән килүләренә игътибар иттек”, - дип билгеләп үтте яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча җитәкче Илдар Таһиятуллин.
Моннан тыш, бәйрәмдә хәйрия лотереясе дә узды. Барлык җыелган акчалар “Яхшылык бүләк ит” волонтерлар берләшмәсе фондына, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясен гамәлгә ашыру өчен җибәрелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International