Россия көнендә бөгелмәлеләр өчен матурлык фестивале, бию флешмобы һәм open-air кинопоказлары оештырылды

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Шәһәрнең төрле мәйданчыкларында Бөгелмә районы авыл мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары һәм аерым солистлар чыгыш ясады.

Россия көнендә, Бөгелмәнең Кызыл Армия урамында урнашкан Мәдәният һәм ял паркында "Минем Россия" дигән бәйрәм программасы узды.  
Декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, "Әкияттә кунакта" муниципаль конкурсы кысаларында авыл мәдәният учреждениеләренең клуб формированиеләрендә катнашучыларның иҗади эшләре экспозициясе тәкъдим ителде. Бәйрәмнең финалында "Белые росы" киносын күрсәтү оештырылды.

П. Ненастин исемендәге скверда "Яратам сине, Россия!" бәйрәм концерты үтте. Яшьләр сарае иҗат коллективлары: "Вдохновение" халык бию ансамбле, "Салават күпере" вокаль студиясе, "Седьмое чувство" бию студиясе, "Дружба" халык бию ансамбле, Future dance crew заманча бию студиясе чыгыш ясады. Моннан тыш бию флешмобы һәм буяулар фестивале оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International