Җиңү мае: Бөек Җиңү истәлегенә

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан, Бөгелмәдә һәлак булган сугышчылар истәлегенә, шәһәр монументларына чәчәкләр салдылар. Әлеге чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров катнашты.

Бөгелмә районы башлыгы чарада катнашучыларны җылы сәламләде, барысын да уртак тантана, дан көне белән котлады.

"Хөрмәтле ветераннар! Ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк сезгә! Сугыштан кайтмаучыларның истәлеге якты булсын! Сезнең алда баш иябез, кадерле ветераннар!» ,- дип чара барышында ветераннарга район башлыгы Линар Закиров мөрәҗәгать итте.

Ул ветераннарга чын күңелдән рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International