Ял көннәрендә Бөгелмә районы Карабаш шәһәр тибындагы бистәнең "Нефтьче" спорт комплексында Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышыннан яшь көрәшчеләр җыелды.
Биредә авыл җирлекләре командалары арасында милли көрәш буенча Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм РОССИЯ" фракциясе әгъзасы, яшь буынга ярдәм итү хәйрия фондын гамәлгә куючысы Ирек Салихов призларына I турнир узды. 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәр көрәшчеләр үз көчләрен сынады. Карабашта милли көрәш буенча турнир үткәрү "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе һәм "МГЕР" волонтерлары тарафыннан хупланды.