Ана капиталы: 7 мең бөгелмәле дәүләт сертификатларына ия булды

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районында ана капиталы буенча федераль программаны гамәлгә ашыру турындагы доклад белән Пенсия фонды идарәсе башлыгы Елена Игнатьева чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, 2007 ел башыннан Пенсия фондының территориаль органнары ана (гаилә) капиталына беренче дәүләт сертификатларын бирә башлаган. 12 ел эчендә әлеге федераль программа үзен балалы гаиләләргә нәтиҗәле ярдәм итү чарасы буларак күрсәтә алган.

Бу вакыт эчендә 7 меңнән артык бөгелмәле дәүләт сертификатына ия булган, 5476 гаилә торак шартларын яхшырткан, Бөгелмә гаиләләренә 2 миллиард сумнан артык акча бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International