Бөгелмәдә яшәүче һәр өченче кеше гомумшәһәр өмәсендә катнашты

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Узган шимбәдә Бөгелмә муниципаль районында өмә узды. Бөгелмәлеләр генераль җыештыру вакытында парклардан, урамнардан һәм ишегалларыннан чүп-чар җыйды.

Чүпләрне шимбә өмәсе узган көнне җыябыз дип сүз куйганнар иде. Ләкин алар үтәлмәгән. Дүшәмбе иртәсендә дә әле чүп капчыклары өелеп-өелеп ята иде. Район башлыгы Линар Закиров бу күренешкә канәгатьсезлек белдерде.

- Аерым ишегалларына игътибар иттерәсем килә. Мәсәлән, Энгельс урамындагы 4нче йортта яшәүчеләр үзләре инициатива күрсәттеләр һәм бергәләп ишегалларында чисталык урнаштырдылар. Бу барлык шәһәр халкына үрнәк алырлык күренеш, - дип белдерде Линар Закиров.

20 апрель көнне шимбә өмәсенә 29 меңнән артык бөгелмәле чыккан. Чүпләр тутырылган капчыкларны ташу эшен 13 берәмлек техника башкарган. Киләсе өмә 27 апрельгә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International