Бөгелмә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре узган ярминкәдә 920 мең сумлык продукция саткан

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге язгы ярминкәләр старт алды.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре бөгелмәлеләр арасында популярлык казана, биредә сыйфатлы яңа продуктлар сатып алырга мөмкин, өстәвенә, азык-төлек товарларына бәяләр, сәүдә челтәрләренә караганда, түбәнрәк.

- Узган ярминкәдә 25 сату ноктасы эшләде. Керем 921 мең сум тәшкил итте, - дип белдерде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илдар Исмәгыйлев.

Киләсе ярминкә 27 апрельдә көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International