Николай Валуев Бөгелмәдә кикбоксинг буенча турнирны ачты

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

27-28 март көннәрендә Бөгелмәдә сугышчы-интернационалистлар истәлегенә һәм гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган «фулл-контакт» дисциплинасында кикбоксинг спорт төре буенча турнир узды. РФ Дәүләт Думасының 5нче чакырылыш депутаты, экология һәм тирәлекне саклау комитеты рәисе урынбасары, бокс буенча Дөнья чемпионы Николай Валуев, “Сугышчан туганлык” җәмгыятенең төбәк бүлеге җитәкчесе Гафур Тишаев, WAKO PRO, WKF версиясе буенча профессионаллар арасында дөнья чемпионнары Алексей Трифонов һәм ISKA һәм WAKOPRO версиясе буенча профессионаллар арасында дөнья чемпионы Илназ Сәйфуллин ярышларның мактаулы кунаклары булды.

Кикбоксинг буенча егетләр “Юность” спорт комплексында көч сынашты. Ярышта бөгелмәлеләр генә түгел, ә Казан, Туймазы, Чаллы, Әлмәт, Кама Аланы, Нурлат, Түбән Кама, Иске Клявлино спортчылары да катнашты.

Турнирны район башлыгы Линар Закиров ачып җибәрде.

Бүген ярты гасырлык тарихы булган «Юность» спорт комплексында кикбоксинг буенча турнирны ачып җибәрәбез. Мин әлеге ярышларның Бөгелмәдә узуына чын күңелдән шатмын, кикбоксинг спортның иң популяр төрләренең берсе. Катнашучыларга уңышлы чыгышлар, ә тамашачыларга искиткеч тәэсирләнерлек спорт бәйрәме телим, - диде Линар Закиров.

Турнирда катнашучыларны сәламләп, Николай Валуев Бөгелмәгә беренче тапкыр гына килмәвен һәм шәһәр аны кабат елмаеп каршы алуын билгеләп үтте.

- Спорт комплексының яңартылуына мин бик шат. Соңгы тапкыр Бөгелмәдә булганда, биредә гел икенче төрле күренеш иде. Бөгелмәдә спортка зур урын бирелүе куандыра. Бокс буенча турнирларда балалар яхшы хәрби практика һәм тәҗрибә ала. Бокс ир-атка, беренче чиратта, үз көченә ышаныч өсти, башкаларга, барыннан да элек, үзенә нидер расларга мөмкинлек бирә. Мин турнирда катнашучыларның барысына да уңышлар телим. Иң көчлеләр җиңсен! - Николай Валуев шундый теләкләр җиткерде турнирда катнашучыларга.

Турнирны ачу тантанасында Бөгелмәнең алдынгы спортчыларына Грамоталар тапшырылды.

Ләйсән Бикбулатова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International