Бөгелмәнең яңартылган чаңгы трассасында "Татарстан чаңгы юлы - 2019" ярышлары узды

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

2019 елның 9 февралендә “Чаңгы базасы” спорт-сәламәтләндерү комплексында «Россия чаңгы юллары-2019» XXXVII ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышлары кысаларында, «Татарстан чаңгы юллары-2019» традицион республика ярышы узды. 
Әлеге ярышларда Бөгелмә муниципаль районының муниципалитет хезмәткәрләре, предприятиеләр коллективлары, шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары, урта һәм югары һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары катнашты.
Ярышта катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова чыгыш ясады. Ачылу тантанасында ГТО тапшыручылар аерымлык билгесе белән бүләкләнделәр. Атын билгегә – Джеф Миңнегәрәев, Ландыш Насыйрова, Жанна Доронина, Людмила Киреева, Венера Гыйльметдинова, Лидия Соловьева, көмеш аерымлык билгесенә – Альбина Шиһабетдинова, бронза аерымлык билгесенә Альбина Йосыпова ия булдылар.
Шулай ук 2, 3 һәм 5 чакрымга чаңгыда йөгерү буенча ГТО сынауларын кабул итү оештырылды. «Татарстан чаңгы юллары-2019»да – 3 600 кеше, VIP узышта – 40 кеше катнашты. ГТО нормативларын 111 кеше тапшырды. 
Нәтиҗә:
VIP-узышта: 
I урын – Денис Белов. I урын – Ирина Белова.
II урын – Сергей Мазлов.
III урын – Ринат Мусин.
18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар категориясендә:
I урын – Артем Савельев. I урын – Ангелина Тихонова.
II урын – Аркадий Авсейко. II урын – Карина Макарова.
III урын – Яков Шаталов. III урын – Элина Солдатова, 
Зәлиа Моратова.
18-49 яшьлек ир-атлар һәм хатын-кызлар категориясендә:
I урын – Арсений Авсейко. I урын – Вероника Деркач.
II урын – Владислав Баранов. II урын – Альбина Шәрифуллина.
III урын – Сергей Толманов. III урын – Любовь Зубова.
50 яшь һәм өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында:
I урын – Ильяс Шәйгарданов. I урын – Нина Макарова.
II урын – Валера Петров. II урын – Татьяна Илюхина.
III урын – Юра Иванов. 
“Иң яшь катнашучы” номинациясендә Матвей Белов (2012 елгы), ә “Иң өлкән катнашучы” номинациясендә Николай Кошечкин (1941 елгы) җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International