Карабашта – хисап сессиясе

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә җирле Советның отчет сессиясе узды. Анда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров, бистә башлыгы Марат Минхәйдәров белән бергә, капиталь ремонттан соң җирле табиблык амбулаториясен һәм “Нефтьче” спорт комплексында йөзү, баскетбол һәм бокс буенча спорт секцияләрен карады. Бу вакытта мәдәният йорты фойесында карабашлылар Бөгелмәдән махсус килгән төрле хезмәтләр белгечләреннән кирәкле мәгълүмат ала алдылар.
Карабашлылар бистә башлыгы Марат Минхәйдәровның чыгышын аеруча игътибар белән тыңладылар. Сүз уңаенда, аның якташларын һәм президиумны таныштырасы яңалыклары шактый иде. 2018 елда Карабаш бистәсе өчен, федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән шактый әһәмиятле вакыйгалар була.
Бистәдә, капиталь ремонт программасы кысаларында, 16 миллионнан артык суммага 7 йорт ремонтланган. 2019 елгы программага 1 700 000 сумга 6 йортны төзекләндерү кертелгән. Шулай ук җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда 2018 елда юл эшләре программасы буенча берничә урамга 4 818 602 сумга асфальт җәелгән. Урамнарны яктырту программасы буенча 3 километрдан артык СИП сузылган һәм 2,5 миллион сумлык светодиод яктырткычлар урнаштырылган. Авылны су белән тәэмин итү программасы буенча күпбалалы гаиләләр өчен микрорайонда 3 километрдан артык суүткәргеч челтәре төзелгән.
2017 елда ук сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау, шул исәптән медицина җиһазлары һәм мебель сатып алу программасы буенча Карабаш табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт башлана һәм әлеге зур масштаблы эш 2018 елда тәмамлана.
2015 елда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты, иганәчеләр ярдәме белән су чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча проект-смета документациясе әзерләнә һәм экспертиза үтә. 2018 елда Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән газлаштыру фонды аша Карабаш поселогында яңа су чистарту корылмалары төзелеше башлана. Яңа су чистарту корылмаларын 2019 елның беренче кварталында файдалануга тапшыру планлаштырыла.
“Татнефть” җәмгыятенең финанс ярдәме белән 2018 елда Карабашта Александр Невский исемендәге храмга колоколлар сатып алынган. Кызыл Армия урамы, 4нче йорт; Спорт урамы, 10нчы йорт; Комсомол урамы, 32нче йорт ишегалларына балалар өчен 302 000 сумлык уен мәйданчыгы урнаштырылган. Күчмә сәхнә сатып алынган. “Нефтьче” спорт-сәламәтләндерү комплексында бассейн тәрәзәләре алмаштырылган, гомуми суммасы 600 000 сумнан артык булган көрәш залы реконструкцияләнә. Бу зал бүгенге көндә “көрәш” секциясе өчен бик кирәк. Секцияләрдә дәресне профильле белем алган җирле тренер алып бара. Секция булмау сәбәпле, күп еллар дәвамында бистәдә район данын якларга лаеклы көрәшчеләр булмый. 
“Татнефть” компаниясе акчасына шулай ук үзәк мәйданны Яңа ел уңаеннан бизәү өчен кышкы тау сатып алынган, шулай ук мәдәни-массакүләм чаралар үткәрүдә ярдәм күрсәтелгән.
Махсус техника ярдәмендә Нефтьчеләр микрорайоны территориясендә – Кызыл Армия урамы һәм Дала Зәе елгасы буенда 100 төп нарат утыртылган. 2018 елда “Татнефть” оешмасының бистәгә бүлеп биргән чараларының гомуми күләме – 2 миллион сумнан артык.
Бистә башлыгы Марат Минхәйдәров нефтьчеләргә, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Мәгановка, “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтовка ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров карабашлылар каршында шәһәр һәм районның социаль-икътисадый хәле турында кыскача доклад белән чыгыш ясады. Ул Карабаш Бөгелмә районының горурлыгы булуын билгеләп үтте. Бистә үсә, көннән-көн яхшыра бара. Чыгышының ахырында Линар Закиров барлык депутатларга һәм Карабаш халкына уртак эш өчен рәхмәт белдерде. Сессия Карабашның алдынгы кешеләренә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International