Бөгелмәдә 2019 елда 4 балалар бакчасы капиталь ремонтланачак

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров төзелеш һәм реконструкция объектларын тикшерде.

10 гыйнварда подрядчы оешмалар республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру кысаларында шәһәр һәм район объектларында эшкә керештеләр. 2019 елга 40 республика программасының 25-нчесен гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Бүген Линар Закиров кайбер объектларда булды. Алар арасында 27-нче номерлы балалар бакчасы да бар. Быел барлыгы 4 балалар бакчасын ремонтлау планлаштырыла. Программага 1983 елдан да иртәрәк төзелгән балалар бакчалары биналары керде.

Эшлекле сәфәр кысаларында Линар Закиров Герцен урамындагы 38 фатирлы йортта булды. Быел аны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Анда фатирлар социаль ипотека программасы кысаларында гаиләләргә тапшырылачак.

«2015 елдан 2018 елга кадәр - 4 ел эшләү дәверендә без муниципаль районга 4,6 миллиард сумнан артык инвестиция акчаларын җәлеп иттек. Бу вакыт эчендә без 446 социаль әһәмияткә ия объект ремонтлый һәм төзи алдык», - дип ассызыклады Бөгелмә муниципаль районы башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International