Районның чәчү кампаниясенә әзерлеге, Бөгелмә укучысының олимпиадада җиңүе, төзелеш һәм реконструкция программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Районда оешма, предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашулар дәвам итә. Мондый җыелышларда 2018 елга йомгак ясала, 2019 елга бурычлар куела, максатлар билгеләнә.

- Узган атнада мин «ТНГ-Групп» конференциясендә катнаштым. Компаниянең башкарылган эшләре күләме 23,1 миллиард сум тәшкил иткән. Хәзерге вакытта предприятиедә 7 817 кеше эшли. Уртача айлык хезмәт хакы 8%ка арткан һәм 58 мең сум тәшкил иткән. Ел нәтиҗәләрен без шулай ук Бөгелмә электр насослары заводында да ясадык. Анда җитештерелгән продукция күләме 1 миллиард 429 миллион сум тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе индексы – 158%. Бүгенге көндә предприятиедә уртача хезмәт хакы 29,5 мең сум тәшкил иткән. Берничә ел элек кенә әле әлеге завод күпсанлы кыскартулар ясарга планлаштырып тора иде. Ләкин вакытында грамоталы юл табып, алар бүген чәчәк ата. Яңа цехлар ачыла, өстәмә эш урыннары булдырыла, – дип белдерде район башлыгы Линар Закиров.

Чәчүгә әзерлекне башлаганнар

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренә керешү өчен кирәк булган финанс белән тәэмин итү турында сөйләде. Ул бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган видеоконференция режимындагы шимбә киңәшмәсендә җиткерде.

Татарстанда 2019 елгы чәчү сезонына финанс чыгымнарын әлегә 25 миллиард сумга бәялиләр. Бу сумманың яртысыннан артыгы – заем акчалары. Агымдагы көнгә банклар тарафыннан гомуми күләмдә 7,7 миллиард сумга гаризалар хупланган.

Марат Әхмәтов бу эштә республиканың аерым районнары арасында активлык түбән булуын билгеләп үтте. Шулай ук субсидияләр, бюджет ярдәме, шул исәптән минераль ашламалар алу турында да сүз булды.

Бөгелмә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев сүзләренә караганда, Бөгелмә районы язгы кыр эшләрен башкару өчен 360 миллион сум акча кирәк булачак. Бүгенге көндә кредит оешмаларында 20 миллион сумга  авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең 3 гаризасы хупланган.

- Бүгенге көнгә 1 256 тонна ашлама тупланган – бу 1 гектарга 20 берәмлек тәэсир итүче матдә туры килә дигән сүз. Барлык предприятиеләр дә диярлек ашламалар белән тәэмин итүгә килешүләр төзеде, - дип белдерде Илдар Исмәгыйлев.

Бөгелмәле – олимпиада җиңүчесе

Казанда 8-11 нче сыйныф укучылары арасында рус әдәбияты фәне буенча республика олимпиадасы тәмамланды. Җиңүче дип Казан һәм Бөгелмә укучылары танылган.

Җиңүчеләр арасына Казанның 39нчы мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы Людмила Хәбриева һәм 11нче сыйныф укучысы Антон Емекеев, Казанның 7нче гимназиясеннән 9нчы сыйныф укучысы Нурия Гайнетдинова һәм Бөгелмә районының 6нчы урта мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучысы Данил Пустовгар керде.

Татарстанның 17 районыннан, Казан, Чаллы районнарыннан 44 укучы олимпиада призерлары дип билгеләнгән. Олимпиадада барлыгы республиканың 34 муниципаль районыннан 153 укучы катнашкан.

Чаңгы ярышлары

2 һәм 3 февраль көннәрендә Бөгелмәнең “Чаңгы базасы” спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөгелмә электр челтәре инициативасы һәм ярдәме белән Фәнис Әсгат улы Кәримов истәлегенә багышланган шәһәр һәм авыл районнары арасында чаңгы ярышлары узды.

Анда республиканың иң көчле яшүсмер җыелма командалары көч сынашты. 2 көн эчендә ярышларда 300гә якын спортчы һәм якынча шулкадәр үк тамашачы катнашты.

Бу атна шимбәсендә, 9 февральдә, бөгелмәлеләрне, бөтен ил белән бергә, чираттагы спорт бәйрәме көтә – «Россия чаңгы юллары-2019». Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юллары-2019» традицион республика массакүләм ярышлары узачак. Аңа бөгелмәлеләр дә кушыла. Ул «Чаңгы базасы» спорт-сәламәтләндерү комплексында узачак. Ярышлар сәгать 10да башлана.

- Барыгызны да әлеге ярышларда катнашырга чакырам. Бүген без яңа трассага ия. Ул, гомумән, үзенең тышкы торышын үзгәртте. Бик тиздән Чаңгы базасында капиталь ремонт эшләре төгәлләнәчәк. Бу инде гел икенче спорт үзәге булачак, - дип билгеләп үтте Линар Закиров.

Ачык ишекләр көне

Татарстан клиникаларында, медицина һөнәри ориентациягә юнәлтелгән “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале кысаларында, Ачык ишекләр көне узды.

Бөгелмә мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә кунак булып киттеләр. Алар анда медицина хезмәткәрләре һәм Казан дәүләт медицина университеты вәкилләре белән очраштылар. Әлеге очрашуның төп максаты – өлкән сыйныф укучыларын медицина университетында уку, табиб булып эшләү һәм хастаханә эше белән таныштыру.

Фестиваль кунакларын Бөгелмә үзәк хастаханәсе баш табибы Илнар Вилданов, баш табиб урынбасары вазифаларын башкаручы Андрей Шинкаров сәламләделәр.

Илнар Вилданов чыгарылыш сыйныф укучыларына табиб һөнәренең иң кешелекле, иң игелекле һәм бик кызыклы булуын сөйләде. Табиб һөнәре элек-электән иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булыр тора. Бу өлкәдә чын профессионаллар һәрвакыт югары бәяләнә.

Аннары өлкән сыйныф укучылары алдында КДМУның 6нчы курс студенты Дилә Хөснетдинова чыгыш ясады. Ул илнең иң абруйлы медицина югары уку йортларының берсендә – КДМУ турында җентекләп сөйләде.

Укучылар өчен Бөгелмә үзәк район хастаханәсе буенча экскурсия дә оештырдылар. Алар кабул итү бүлегенең эшен күрделәр, йөрәк-кан тамырлары үзәген, диагностика кабинетларын карап чыктылар.

Алдагы еллар тәҗрибәсеннән күренгәнчә, фестиваль потенциаль абитуриентлар өчен кирәкле һәм кызыклы булуын күрсәтә.

Фестивальнең төп идеясе – медицина һөнәре, тармаклары белән турыдан-туры эш урынында танышу. Балалар булачак белгечлек турында тулы мәгълүмат туплый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International