Газ җиһазларын тикшерү: Бөгелмәдә махсус комиссия эшли

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Бөгелмәдә декабрь аенда ук йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын карап торуны, эксплуатацияләүне, күпфатирлы йортларда төтен һәм җилләтү каналларына техник хезмәт күрсәтүне оештыру буенча эшче төркем төзелде. 

Эш барышы белән Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков таныштырды. Аның сүзләренә караганда, узган атнада 979 фатир тикшерелгән. 298 фатирда хокук бозулар ачыкланган.

- Бүлмәләрне герметизацияләү – ягъни пластик тәрәзәләр урнаштыру һәм керү ишекләрен җылыту, яңадан планлаштыру һәм газ җиһазларының искерүе. Барлык бу очраклар буенча да актлар төзелде, алар алга таба эшләү өчен торак инспекциясенә җибәрелде. “Бөгелмәмагаз” эксплуатацияләү һәм җитештерү идарәсе хезмәткәрләре ике адрес – Ленин урамының 122нче йортында һәм Гафиатуллин урамы 43нче йортындагы кайбер фатирларында газ колонкалары сүндердереп куелды, - дип белдерде Михаил Конков.

Узган атнада торак инспекциясе тарафыннан 43 күрсәтмә бирелгән, 16 беркетмә рәсмиләштерелгән, 80нән артык административ хокук бозулар теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International