Бөгелмәдә кышкы спорт сезоны ачылды

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

«Чаңгы базасы» спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә сезон ачылу кысаларында чаңгы эстафетасы узды. Чаңгы эстафетасында шәһәр һәм район мәктәпләре, урта махсус белем бирү учреждениеләре һәм предприятиеләре командалары, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен яратучылар катнашты.

Эстафета ярышларыннан соң барлык теләүчеләр чаңгы ярышлары буенча "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынавын уза алдылар.

Эстафетада катнашучыларны, җанатарларны һәм кунакларны исәпкә алып, спорт бәйрәмендә 300дән артык кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International