Әниләр көне - ул Ана мәхәббәтенең бөек көчен, мәңгелек гаилә кыйммәтләрен символлаштыручы бәйрәм. Без әниләргә күпме яхшы сүзләр әйтмәс идек, моның өчен күпме генә сәбәп уйлап тапсалар да, артык булмас иде.
Бәйрәм уңаенна, Бөгелмәдә концертлар, акцияләр һәм конкурслар узды. Бөгелмә үзәк район хастаханәсе инициативасы буенча балалар сәнгать мәктәбендә беренче тапкыр булачак әниләр өчен классик музыка концерты оештырдылар, анда Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан йөкле хатын-кызлар җыелды.
Бәйрәм концерты Техника йортында да узды. Ул учреждениенең иҗат коллективлары тарафыннан оештырылган иде.