Кыш үз хокукын алды: Бөгелмә юллары кардан чистартыла

2018 елның 23 ноябре, җомга

Ноябрь аенда кыш үз хокукларын алды. Коммуналь хезмәтләр кар явуга әзер булып чыкты – барлык техника кышкы чорда эшләү өчен җиһазландырылды.

"Бөгелмә Сервис» ҖЧҖ подрядчы оешмасының баш инженеры Игорь Фәхриев билгеләп үткәнчә, шәһәрдә 32 берәмлек махсус техника урнашкан, шуларның 9ы идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәте милкендә. Барлык участокларны да чиратлап җыештыралар.

Узган төндә шәһәрне өч катнаш юл машинасы (кбм), бер төягеч һәм тротуарларда эшләүче берничә трактор чистарткан. Юллар күбесенчә төнлә, төн уртасында, иртәнге алтыга кадәр чистартыла. Карны беренче чиратта җәмәгать транспорты маршрутлары буенча чистарталар. Иртән 15 кешедән торган бригада тукталышлар һәм юлларны кул белән чистарта, ә көндез ерак участоклар чистартыла.

Йорт яны территорияләре идарәче компанияләр тарафыннан махсус техника кулланып һәм кул белән чистартыла. Шәһәр ишегалларында 190 ишегалды җыештыручы эшли.

Коммуналь хезмәтләр тарафыннан 100 мең тонна бозлавыкка каршы материал әзерләнгән. Карны Березовка авыл җирлеге территориясендәге махсус билгеләнгән мәйданчыкка һәм Гончаров урамындагы мәйданчыкка чыгарачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International