2 август көнне Студентлар хезмәт отрядларының Бөгелмә активистлары, иреклеләр оешмалары, авыл яшьләре “Чиста яр” экологик акциясе кысаларында Үзәк сулыкның су зонасын һәм яр буен ләм һәм чүп-чардан чистарттылар.
Акциянең төп максаты – сулык ярларында санитар тәртип урнаштыру, саклау, җәмәгать активлыгын үстерү һәм табигатькә сакчыл караш булдыру.
– “Республикада “Чиста яр” экологик акциясе дәвам итә. Бөгелмә районы әлеге акциягә бик теләп кушылды”, – дип сөйләде Иреклеләр үсеше Координацион үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина.
Акциянең төп идеясе – шәһәр халкына һәм аның кунакларына кеше һәм табигатьнең тыгыз элемтәдә булуын исбатлау. Үз артыңнан чүп-чар калдырмаска, аны махсус урыннарга ташларга кирәклеген җиткерү. Чөнки безнең тирә-якъ табигатькә бүгенге мөнәсәбәтебез киләчәгебезгә бәйле.