Бөгелмә районы хуҗалыкларында техниканының урып-җыю һәм туфрак эшкәртү эшләренә әзерлеген карау узды

2018 елның 28 июле, шимбә

Карау комиссиясе белән Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов рәислек итте. Әлеге чара кысаларында ашлык җыючы комбайиннарның урып-җыю эшенә әзерлеге тикшерелде. Ашлыкны чәчү нокталарын ачыклау һәм бөртекләрне югалтуны булдырмау максаты белән барлык комбайннар да контроль ашлык сугып карадылар. 
Тикшерү барышында ашлык җыю комбайннары, кырлардан бөртек ташыячак авыл хуҗалыгы техникасы, транспорт чаралары паркының, складларның, киптергеч, бөртек чистарту машиналарының әзерлек дәрәҗәсе ачыкланды. Комиссия әгъзаларының игътибары хезмәтне саклау таләпләренә дә юнәлтелде.
Районның гомуми чәчү мәйданы 36 мең гектардан артык җирне тәшкил итә. Бер тәүлектә 1680 гектар җирне җыеп алу мәҗбүри, шул рәвешле урып-җыю компаниясен август азагына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Бөгелмә районы кырларында 95 бөртек җыю комбайны эшлиячәк, алар барысы да эшкә әзер, һәрбер транспорт чарасына үз механизаторы беркетелгән. Ашлыкны урып-җыю нәтиҗәләре буенча, комбайн маркасы һәм башкарылган эш күләме белән бәйле рәвештә, комбайнерлар суктырылган ашлык өчен премиягә ия булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International